Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 20:43

Көнтүгештә дә хәзер йортларны зәңгәр ягулык җылыта

Көнтүгешкә зәңгәр ягулык китереп җиткерү шатлыгын уртаклашу уңаеннан узган тантанада символик факелны Илиза һәм Рәүф Солтановлар йортында кабыздылар.

Көнтүгештә дә хәзер йортларны  зәңгәр ягулык җылыта
Көнтүгештә дә хәзер йортларны зәңгәр ягулык җылыта

Көнтүгеш. 20 декабрь - "Балтач таннары".Көнтүгешкә зәңгәр ягулык китереп җиткерү шатлыгын уртаклашу уңаеннан узган тантанада символик факелны Илиза һәм Рәүф Солтановлар йортында кабыздылар.

Көнтүгештәге соңгы елларда тудырылган уңайлыклар  җирле халык өчен чын алгарыш булды һәм торак пункттагы тормышны сизелерлек үзгәртте. Әйтик, моннан   берничә ел элек авыл юлы асфальтланганнан соң,  халык уңайлыкларны бәяләп кенә калмады. Тормыш шартлары яхшыргач, элегрәк  читкә күченеп китүчеләр туган җирләренә кайта башлады.

Кайчандыр юллар торышын яхшырту авылны торгызуга этәргеч булса, газлаштыру  Көнтүгешнең киләчәген тагын да ныгытты. Уңайлыклар бар икән, халык төпкел авылны да ташламый. Ә Көнтүгеш төпкелдә дә түгел. Район үзәгеннән аны нибары ун-унике километр ара аерып тора. Шулай да газлаштырылуны көнтүгешлеләр озак көтте.

Биредә 129 кеше яши. Халыкның күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Ә өлкән яшьтәге кешегә утын хәзерләве бер дә җиңел түгел. Сатып алыйм дисәң дә кыйммәт. Уртача зурлыктагы өйне җылыту өчен елына егерме биш кубометр чамасы утын кирәк, дип сөйләп тордылар газ факелы кабызу тантанасына килүчеләр.

Әле дүрт йортта зәңгәр ягулыктан файдаланалар. Тагын да егермегә якын йортта газ корылмалары монтажланган.

- Монтаж эшләре башкарылуына, документация рәсмиләштерелүенә карап, барлык йортларны да челтәргә тоташтырачакбыз,- диләр “Газпромгазораспределение” җәмгыятенең Балтач участогы хезмәткәрләре, авыл халкы уңайлыклардан мәхрүм калмаячагын белдереп.

Авылга зәңгәр ягулык китереп җиткерелүен көнтүгешлеләр Яңа ел бүләге итеп кабул итте. Авыл тагын бер уңайлык белән тулылану уңаеннан узган тантанада авыл мәдәният йортының “Аманат” төркеме һәвәскәрләре район Хакимияте башлгы Илгиз Субушевка  рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә символик факелны Илиза һәм Рәүф Солтановлар йортында кабыздылар.

Солтановлар туган авылларына Уфа шәһәреннән күченеп кайтты.  Күп еллар башкаланың нефть эшкәртү сәнәгатендә  хезмәт куйдылар.  

Уңайлыклар җирле халыкны сөендергәне,  алга таба үзгәртеп коруларга рухландырганы Көнтүгеш үрнәгендә күренеп тора. Авыл халкының район күләмендә узган чаралардан читтә калганы юк. Торак пунктны  төзекләндерү фронтында да, бердәм булып,  көчләреннән килгән кадәр чаралар күреп торалар.

Көнтүгештә дә хәзер йортларны  зәңгәр ягулык җылыта
Көнтүгештә дә хәзер йортларны  зәңгәр ягулык җылыта
Көнтүгештә дә хәзер йортларны зәңгәр ягулык җылыта
Автор:
Читайте нас: