Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 10:04

Борай, Балтачның кош базарында ни хәлләр бар?

Җитештерүчеләр үзләренең кош-корт продукциясен алырга чакыра. Бәяләр белән без дә кызыксындык.

Борай, Балтачның кош базарында ни хәлләр бар?
Борай, Балтачның кош базарында ни хәлләр бар?

Күркә итенең килограммы 700 сумга кадәр, бройлер (кг) — 400, аш өчен тавык түшкәләре (кг) —  450, каз итенең килограммы 700 сумга кадәр, 595 сумнан да тәкъдим ителә, авырлыгы икедән биш килограммга кадәр. Мулард (кг) — 700 сумга кадәр, үрдәк итенең килограммы 600 сумга кадәр, ысланган үрдәк (кг) — 1300, ысланган каз ите (кг) 1400  сумга кадәр, какланган казлар (кг) — 1400 сумга кадәр.  

Шулай ук сатуда каз һәм мулард җыелмалары, бройлер башлары (кг) 50 сумнан тәкъдим ителә. Тавык йомыркасының дистәсе 130 сумнан сатиуга чыгарыла.

 Сатуда каз мае да бар. Эретелгән каз маеның 0,5 литры 250 сум, литрлысы — 500 сумнан кулланучыга тәкъдим ителә.

Яңа елга сыйфатлы продукция запасы булдырып калыгыз!

Фото: мессенджерлардагы чатлардан

 

Борай, Балтачның кош базарында ни хәлләр бар?
Борай, Балтачның кош базарында ни хәлләр бар?
Борай, Балтачның кош базарында ни хәлләр бар?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: