Бүген Уфаның бер лицее укучысына табиблар ярдәме кирәк булган. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, малайны уку йортыннан носилкада алып чыкканнар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
"Башлангыч сыйныф укучысын берничә малай кыйнаган. Малай аңсыз ята, ашыгыч ярдәм чакырталар, реанимациягә алып китәләр”, — дип сөйләде булган хәлнең шаһиты.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, булган хәлнең барлык шартлары һәм катнашучылары ачыклана.
"Бүген Интернет челтәрен мониторинглау барышында Уфа полициясе хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаган балага тән җәрәхәтләре китерү ихтималы турындагы язма ачыкланды. Хәбәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 3нче полиция бүлегендә теркәлгән. Хәзерге вакытта вакыйга урынына балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар килде”, — дигән мәгълүмат бирделәр ведомствода.
Башкортстан Прокуратурасы шулай ук булган хәлнең барлык шартларын да ачыклый.