Ел саен “Башнефть” җәмгыяте вице-президенты Виктор Мишняков һәм шушы җәмгыятьнең волонтёрлары реабилитация үзәгендәге балаларны Яңа ел белән котлый.
Бу ел да искәрмә булмады. Дәвалану курслары үткән 20 бала өчен бүген зур бәйрәм оештырды алар. Вице-президент Виктор Мишняков балаларны туачак яңа ел белән котлады. Реабилитация үзәгендә принтер бүләк итте, балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште.
Волонтёрлар исә үзәккә ламинатор, ә сабыйларга заманча чыршы алып килгәннәр. Нефтекама реабилитация үзәге директоры Зилә Гәрәева дә шушы чарада катнашты. Ул ел дәвамында балаларга төрле яклап ярдәм күрсәткән спонсорларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шатлыклы мизгелләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та уртаклашты. Улда балаларга истәлекле бүләкләр, күчтнәнәчләр таратты.
Реабилитация үзәге хезмәткәрләре тамаша әзерләгәннәр иде. Балалар үзләре дә шигырьләр сөйләде, төрле уеннарда катнашты.
Һәр кеше туасы яңа елдан ниндидер сихри могҗиза, тылсым көтә. Балалар бигрәк тә. Аларның хыялларын аз гына булса да якынайту, тормышка ашыру саваплы эш.