Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 14:16

2025 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак, диләр

Көтәбез инде. Күпмегә артыр?

2025 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак, диләр
2025 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артачак, диләр

2025 елда Башкортстанда бюджетчыларның хезмәт хакы артачак, дип хәбәр итә "Өмет" гәзите. 

Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында киләсе елга республика бюджетын раслау вакытында финанс министры вазифаларын башкаручы Светлана Малинская хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, 2027 елда уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып китәчәк.

Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары турындагы сорауны Дәүләт Җыелышы депутатларының берсе бирде. Аңа җавап итеп Светлана Малинская “мондый хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы 52 мең сум тәшкил итәчәк” диде. Тиешле чыгымнар бюджетка салынган. Әле ул 49 мең сумнан аз гына артык иде, дип тә өстәде.  

“Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре хезмәткә түләү системасының яңа шартларына күчтеләр, ул оклад өлешен һәм стимуллаштыручы өстәмәләрне үзгәртүгә кагыла. Бюджет учреждениеләренең үзләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсен бюджет лимитларыннан һәм үз карамагында булган акчалардан чыгып төзәтү мөмкинлеге бар”, – диде Малинская.

Автор:
Читайте нас: