Бу шатлыкны Янтимер авылы халкы дистә еллар дәвамында көтте. Һәм менә, Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда өч гаилә — Петр Абдулов, Владислав Абдулов, Фәнил Сафин яшәгән йортлар табигый газ ягулыгына ялганды.
Күпчелек олы буын вәкилләре яшәгән төпкел авылда гомер кичерүчеләр ил, республика, район һәм урындагы җитәкчелеккә мондый хәстәрлек өчен ихас рәхмәтле.
-Сәламәт хәлдә шушы шатлыкларны кичереп яши алсак, кайчандыр авылларны калдырган кешеләр кире кайтып тормыш җанланса иде! - ди авыл активисты Петр Абдулов.