Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2024, 09:09

Танышын пычак белән кадап үтергән һәм йокларга яткан

Кешедә каян шул кадәр вәхшилек?!

Танышын пычак белән кадап үтергән һәм йокларга яткан
Танышын пычак белән кадап үтергән һәм йокларга яткан

Уфада яшәүче ирне танышын үтерүдә гаепләп сак астына алганнар, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Тикшерү версиясе буенча, ир күптән түгел танышкан 47 яшьлек хатын-кызда кунакта булган, аның белән спиртлы эчемлекләр эчкән.

Әңгәмә барышында хатын яңа дустына башка ир белән күптәнге танышлыгы турында сөйләгән. Бу кунакка ошамый, талаш башлана. Фигурант хатын-кызның күкрәгенә пычак белән берничә тапкыр кадаган. Яраланган хатын шунда ук үлгән, ә гаепләнүче аның гәүдәсен диванга күчереп салган, шуннан соң үз корбаны фатирында йоклап киткән. Аны соңрак өйгә кайткан зыян күрүченең 22 яшьлек кызы тапкан. Әнисенең үлүен аңлап, кыз хокук сакчыларын чакырткан.

Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныган. Элек тә ул хөкем ителгән булган. Тикшерүче үтенече буенча суд тарафыннан ул сак астына алынган.

Автор:
Читайте нас: