Башкортстанда авыр җинаять кылуда шикләнелүче Хәйбулла районының Гадел авылында туган 70 яшьлек Вахит Мәмбәтовны эзлиләр. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, 70 яшьлек ир кеше үтерүдә гаепләнә.
Хәзерге вакытта шикләнелүченең кайда булуын билгеләү һәм аны тоткарлау өчен оператив-эзләү чаралары дәвам итә.
Ведомство республика халкына ирне эзләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.
Әгәр сез бу кеше турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, түбәндәге телефон номерларына шалтыратуыгызны сорыйлар: 8(347)279-39-02, 8(347)279-32-92.