19 декарь көнне Богдан авылында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, аның урынбасарлары, җитәкчеләр, авыл биләмәләре башлыклары, авыл халкы катнашлыгында Себер тракты тарихы музее тантаналы шартларда ачылды. Шул ук көнне районның барлык мәдәният йортлары хезмәткәрләре биредә мул табын корды, мишәр халкында зур популярлык яулаган балан бәйрәме оештырылды, җыр-моң яңгырады, килгән кунакларны сыйлады.
Богдан авылы Себер тракты, яки халык теле белән әйткәндә „Әби патша юлы” узган бай тарихлы авылларның берсе. Өч йөз элек каторжаннарны Бөре якларыннан Көнгергә кадәр шушы юл буйлап алып барганда Богдан авылы аша узганнар. Шул чорның яшәешен, вакыйгаларын чагылдыру йөзеннән биредә музей булдырырга карар итәләр. Уй-планнары тормышка ашыру өчен финанс хәл ягы да уңай хәл ителә. Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Илүзә Нәбиева җитәкчелегендәге „Балтач энҗеләре” коммерцияле булмаган автоном оешмасы Мәдәни инициативалары фондының грант конкурсында Себер тракты музеен булдыру проекты белән җиңү яулый. Һәм шуннан биредә бихисап эшләр башкарыла.
...2022нче елда Богдан авылында мәктәп ябыла. Белем учагының ишекләренә йозак эленү белән укытучылар гына түгел, авыл халкы да берчә югалып, берчә борчуга кала. Гөрләп торган бинаның ябылуына юл куймас өчен авыл халкы киңәшләшеп, биредә музей ачарга кирәк дигән фикергә килә. Тарих укытучысы Миләүшә Нәбиева бу эшнең инициаторы. Бу мөһим эш турында сөйләшү өчен җыелыш уздыралар, Казан шәһәрендә яшәүче билгеле якташлары Айрат Хәтмулла да шушы сөйләшүдә катнаша.
Себер тракты тарихына кагылышлы музейлар безнең тирә-якта юк. Мондый эчтәлектәге музей Удмурт Республикасының Дебес районында булдырылган. Богданлылар аларның тәҗрибәләрен өйрәнеп, яңалыклар кертеп, музей булдыру өстендә, аны экспонатлар белән баетуда зур көч салалар. Авыл халкы, шушы авылдан чыккан кешеләр дә кулларыннан килгәнчә акчалата ярдәм итә.
Чара башында ук район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев „Себер тракты тарихы” музеен ачуда тырышлык һәм активлык күрсәткән Илүзә Нәбиевага, Миләүшә Нәбиевага, Флария Солтановага, Фидания Глимҗановага, Ридаль Ахкамовка, Фәүзәт Абдулхаковка, Фәрдүс Әюповака Мактау грамоталары, район мәгәриф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтовага Рәхмәт хаты тапшырды. Музей ачу тантанасы уңаеннан котлап, сертификат тапшырды. Киләчәктә шушы музей районның туристик картасына кертеләчәген хәбәр итте.
Богдан авыл биләмәсе башлыгы Нияз Саяпов бер төркем авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Кызыл ленталар киселгәч, кунаклар бина эченә узды. Иң тәүдә килгән кунакларга Иске Тимкә мәктәбе укучылары шигúри сәләмнәрен юллады. Ары таба килгән кунаклар музей буйлап сәяхәт кылдылар. Аларны музей хезмәткәре Миләүшә Мәүдәт кызы озата барды. Ул һәр экспонат белән таныштырды. Аны кайдан алганнары яки кем китергәнлеге хакында да сөйләде.
Музейда һәр зал аерым тематикага багышланган. Себер трактына багышланган залда төрмә макетларын балалар ясаган. Биредәге экспонатлар ярдәмендә шул заманның атмосферасын тулысынча ачуга ирешкән алар. Шомлы, тотрыксыз заманнарга алып кайта шул бүлмә. Кечкенә кыңгыраулар, сөңгеләрне күптән түгел генә китергәннәр икән музейга. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзе дә борынгы 1-2 әйбер алып килергә вәгúдә итте.
Икенче зал — мәгариф һәм дин үсешенә багышланган. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы укучылар турында мәгúлүмат тупланган биредә. Богданда 4 мәчет булган, 3 меңләп кеше яшәгәне билгеле. Шимбә көннәрендә биредә зур базар оештырылган, 26 лавка булган дигән мәгúлүмат бар. Шушы мәктәпнең төзелгән мәлләре, төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары җыела. Белем учагы төзелгәндә директор булып эшләгән Фатыйх Хөсәенов язмалары, пионер, комсомол вакытларына багышланган экспонатлары кадерле ядкарь буларак музейда урын алган.
Музейны ачу тантанасында балалар иҗаты үзәге директор Илүзә Нәбиева шушы музейны ачу алдыннан нинди эшләр башкарылганлыгына тукталды. Мәсәлән, Көндәшле, Югары Карыш, Чуртанлыкүл авылларындагы юллар буйлап экспедициялә оештырганнар, Удмурт Республикасының Дебес районында булдырылган шундый эчтәлектәге музейга барып, аларның тәҗрибәләрен өйрәнгәннәр. Грант акчаларына алынган әйберләрнең никадәр кирәкләге булуын да ассызыклады.
Өченче зал XIX һәм XX гасыр башларындагы авыл халкы көнкүрешен чагылдыра. Биредәге авыл өендә йорт кирәк-яраклары, сандыклар, уенчыклар, киемнәр, чабаталар, ут лампалары, паласлар тупланган. Берәүләрен авыл халкы үзе китерсә, икенчеләрен музейны оештыручылар үзләре эзләп алган.
Тарихи яктан кыйммәтле әйберләр биредә күп. Мәсәлән, бишекне, Тәския Зарипова алып килгән. Биш буын бала үскән ул бишектә. Фәтхирахман Аскаров ике пар чабата үреп биргән.
Шушы залда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев барлык авыл биләмәсе башлыкларын җыеп, түгәрәк өстәл артында әңгәмә корды. Богданлыларны үрнәк итеп куеп, башка авылларда да миндый музейлар булдырырга, конкурсларда катнашып грантлар отарга кирәклегенә тукталды.
Чара ахырында музей хезмәткәре Миләүшә Нәбиева музейны булдыруда көч, тырышлык салган бер төркем авылдашларга „Балтач энҗеләре” коммерцияле булмаган автоном оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырды.
...Алтын бөртекләп җыела, диләр. Биредә дә һәр әйбер кадерле, бай тарихка ия. Богдан авылындагы музей туристлар, кунаклар өчен тарихи әһәмияткә ия урынга әверелер, дип өмет итәбез.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.