Гомеренең озак елларын районның сәүдә хезмәтендә тырышлык салуга багышлаган, биш бала анасы ул Гөлсәвия апа. Сигез ел элек тормыш иптәше Мөхәмәтҗан Муллаян улын югалткач, үз көнен үзе күреп яши. Читтә яшәгән балалары, оныклары ярдәмен тоеп гомер көзен үткәрә.
Яшьлегендә Чиләбе өлкәсендә шахтада эшләгән, аннары тормыш иптәше Мөхәмәтҗан Мөбәрәк улының туган районы Балтач җиренә кайтып, гомере буе сәүдә хезмәтендә көч салган үрнәкле ана, бай тормыш юлы үткән кеше ул Гөлсәвия Нәҗметдин кызы. Сугыш чоры михнәтләрен үз иңнәрендә үткәргән, тормышны күтәрүгә үз өлешен керткән, “Ана” медале белән бүләкләнгән хөрмәтле кешеләрнең берсе ул.
Тик тора белмәгән, тынгысыз җан дип белә аны райондашлары. Төннәрен утырып әле дә йон эрли һәм үзе эрләгән җептән оекбаш-бияләйләр бәйли. Унбиш пар оекбаш, биш пар бияләйләрен районнан чакырылган солдатларга гуманитар ярдәм итеп тапшырганын аерым язып та чыккан идек.
—Бөек Ватан сугышы башланганда унөч яшьлек кыз идем. Шул вакытта интеккәннәр, яланаякка чабата киеп, ашлык сугып йөргән чаклар искә төшә. Хәзер берүзем генә яшәгәч, барысын да хәтеремдә яңартам. 1962 елның 22нче июлендә мине яшен сукты. Алты сәгать йоклаганмын. Уянгач, кул-аякларымны эшләтеп карадым. Аллаһының кодрәте белән исән калдым. Шул кулларым белән җылы теләкләремне тели-тели солдатларга оекбаш, бияләйләр бәйләдем. Минем кулларым кагылган җептән бәйләнгән бу әйберләрне кигән ир-егетләр барысы да исән-сау әйләнеп кайтырга тиеш! Атап эшләдем мин моны. Үземдәге гайре табигый кодрәтне гомер буе кешегә сиздермәдем. Сирәк очракта гына кешеләргә дәвалау ысулларымны кулландым.
Эшләмәгән эшем калмады. Бар кеше белән дә дус булдым. Акчасыз тормадым. Бу эшне хәйрия максатларында башкардым. Шушы яшемдә үз-үземне йөртеп, үз көнемне үзем күреп яшәгәч, Аллаһыга чиксез шөкер итәм! — ди Гөлсәвия апа.
Гомер көзләрендә балалары, оныклары куанычында, райондашлары хөрмәтендә яшәгән бик бәхетле кеше юбиляр. Аның инде 7 оныгы, 5 туруны бар!
Теләкләрегез Аллаһның “Амин!” дигән чагына туры килсен! Үзегезгә дә хәерле саулыклар, олы саваплар бирсен, Гөлсәвия апа! Олуг юбилеегыз котлы булсын!
Фото: Гаилә архивыннан