Берничә ел инде Урындагы башлангычларны яклау программасы тормышка ашырылып килә. Бу программа ярдәмендә авылларның күп кенә проблемалары хәл ителә. 2023нче елда Нөркә авылында шушы программа нигезендә 2130 метр озынлыкта суүткәргеч системасына капиталь ремонт эшләнде. Халык бу эшне хуплап кабул итте.
Алдагы 2025нче елда Нөркә авыл биләмәсендә ППМИ программасы буенча конкурста Нөркә авылы катнаша. Әлеге программаны тормышка ашыру уңаеннан авыл халкы беренче җыелышка җыелды. Программаның шарты белән күптән таныш булганлыктан, бертавыштан балаларга уен мәйданчыгы булдыру мәсьәләсен куйды hәм программада катнашырга теләк белдерде.
25нче ноябрь көнне Нөркә авылында беренче оештыру җыелышы үтте. Авылы халкы проект шартларын уңышлы үтү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә дигән уртак максат белән яши.
Ильяс Нигаматуллин, Нөркә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы
P.S. Максатчан программалар тормышка ашырылу нәтиҗәсендә авыллар да шәһәр төсе ала. Шулай дәвам итсен!