Иске Тимкә мәктәбендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әниләр өчен йөрәк җылысы” дип аталган концерт куйды.
Әниләр көне — ул һәр кем өчен дә кадерле бәйрәм, чөнки һәрберебез соңгы көнгәчә кешелек дөньясының иң кадерле кешесе, чыннан да, — әниләр. Әнисез тормышны күз алдына китерү дә кыен. Алар безне тудыручы гына түгел, җил-яңгырдан саклаучы. Тел ачылганда әйтелгән әни сүзе, әнинең карашы безне гомер буе озата барачак.
Иң кадерле газиз кешеләребезгә кечкенә генә булса да бүләк алып бирү, һичьюгы, телефоннан шылтыратып котлау, моңарчы әйтергә вакыт тапмаган яки уңайсызланып торган җылы сүзләребезне, ихлас теләкләребезне җиткерү өчен иң яхшы форсат.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре безнең мәктәптә еш чыгыш ясыйлар, без аларны һәрчак көтеп алабыз. Концертны үзенең моңнары белән Әлфинә Нуркаева, Гөлназ Шәрифуллина башлап җибәрде. Айдар Сираевның матур шигырь юллары концертка тагын ямь өстәде. Яшь җырчы Ильнара Мәхмүтова үзенең заманча “Әнием”, “Бүләк итәр идем” җырлары белән
күңелләрне әсир итте.
Безнең мәктәптә белем алган укучыбыз Руслан Кабуловның чыгыш ясавы безнең өчен шатлыклы хәл. Аның “Балан җыя әнкәй”, “Яшәү байлыгы” исемле моңлы җырлары әнкәйләргә мәдхия булып яңгырады.
Шулай ук үзенең чыгышлары белән әсир иткән: русча да, татарча да җырлаучы Руслан Халиковның килүе концертны тагын да тулыландырды.
Р. Халиков һәм Р. Кабулов башкаруында “Сабырлык догасы”, Г. Әхмәтжанова, А. Сираевның “Бәхет әнкәй өйдә булу” дуэтлары көчле алкышларга күмелде.
“Еласам юаткан, тибрәтеп йоклаткан — әниемнең җылы кочагы...” Нәкъ әниләрнең үзләре шикелле шундый җылы, матур булды бу концерт. Концерт авылыбыздагы барлык әниләргә рәхмәт булып барып ирешкәндер дип уйлыйбыз.
Бу концертның төркем җитәкчесе Гөлназ Галләмовага һәм барлык чыгыш ясаучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм артабан да көтеп калабыз.
“Пушкин картасы” буенча укучыларыбыз район мәдәният йортына төрле фильмнар карарга да ешь йөриләр, бу хезмәттәшлек күптән дәвам итә. Район мәдәният сарае директоры Г. Шәисламова мәктәп җитәкчелегенә Мактау грамотасы тапшырды, артабан да мондый очрашулар еш булыр дип ышанабыз.
Ләйсән Саяпова, Иске Тимкә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары