Иске Балтач. 18 декабрь - "Балтач таннары". Балтачлылар исегездә тотыгыз, гәүдә авырлыгыгыз җитмеш килограммнан артык булса, җиде сантиметрдан ким калынлыктагы боз өстенә кермәвегез хәерле
Рюкзак яки капчык кебек авыр йөк күтәреп барган кеше өчен боз ватылуы өстәмә куркыныч тудыра. Чөнки өстендәге йөк суга төшкән кешегә тиз генә горизонталь хәлгә килеп, боз өстенә чыгуны авырлаштыра. Ә балыкчы боз өстенә йөксез генә керми. Аның кулында боз тишкеч, киряк-яраклар тутырылган сумка, кайбер балыкчылар әйберләрен чанага салып, балык кармакларга бара. Әгәр, йөк күтәреп барган килеш, кинәт боз ватыла башлавын сизеп калсагыз, сумка, боз тишкеч кебек әйберләрдән тиз генә арыну хәстәрен күрергә кирәк. Аларны ярга табан ташларга тырышыгыз. Йөксез килеш, боз батылып суга төшеп китсәгез дә, аннан чыгу җиңелрәк булачак. Бәкедән балык каптырырга барганда үзең белән 15-20 метр озынлыкта җеп алып барырга онытырга ярамый.
Исәпләүләр буенча, биш сантиметр калынлыктагы боз тоннага кадәр йөкләнеш күтәрә ала. Ләкин уртача күрсәткеч. Мондый боз куркынычсыз, дигән сүз түгел. Бозның ныклыгы аның структурасына, һава һәм су температурасына, шулай ук кар капламына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә бозга чыгар алдыннан аның торышын бәяләү һәм ул фаразланган йөкләнешкә түзә алачагына инану мөһим.
Бары тик җиде сантиметр калынлыктагы боз өстендә генә ышанычлы тоярга мөмкин. Ә бәкедән балык каптырган урында аның калынлыгы 10 сантиметрдан калынрак булырга тиеш. Шулай ук боз өстендә күпләп җыелу тыела.
Җиңел автомобильдә боз өстеннән чыгар өчен аның минималь калынлыгы 20 сантиметрдан артыграк булырга тиеш.
Җитмеш килограмм авырлыктагы кеше өчен җиде сантиметр калынлыктагы боз куркынычсыз булып исәпләнә.