Уфада югалган кызны эзләү фаҗига белән тәмамланган.
Кичә хәбәр итүебезчә, Уфада 15 яшьлек кыз өйдән чыгып киткән һәм югалган. Якыннары хәбәр итүенчә, кыз Уфадагы туганнарыннан Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназиясе-интернатының тулай торагына кайтырга чыккан, ләкин кайтып җитмәгән.
«Башинформа»га үз чыганагыннан билгеле булуынча, беренчел мәгълүматлар буенча, видеокүзәтү камералары буенча уку йортына 15 декабрьдә әйләнеп кайтмаган укучы кызның хәрәкәт маршрутын карый алганнар.
Алар буенча ул бер тапкыр ул “Мәктәп” тукталышыннан ерак түгел күренгән.
Кызганычка каршы, кыз яшәү билгеләре булмаган килеш табылган. Моның сәбәбе үз теләге белән тормыштан китү булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.
Хокук саклаучылар тикшерү эшләре алып бара.