Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2024, 11:24

Җырчы Илсөя Бәдретдинованы үпкәләткәннәр

Илсөя Бәдретдинова: «Кочакламады да, үпмәде дә»

Җырчы Илсөя Бәдретдинованы  үпкәләткәннәр
Җырчы Илсөя Бәдретдинованы үпкәләткәннәр

Илсөя Бәдретдинова концертында тамашачылар белән килеп чыккан кызыклы хәлләрне социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә күрсәтә.
Интертат болай дип язган: "Яңа гына бер ир-ат сәхнәгә чәчәк белән менеп, «мине үп әле, үзем үпсәм, хатын ачулана» дигән иде. Хәзер инде олы яшьтәге ир-ат җырчыга чәчәк бәйләме бүләк итте. Үзен кочакларга, үбәргә тырышучы ир-ат тамашачыларга ияләшеп беткән артист аптырап калды.

«Кочакламады да, үпмәде дә, бер әйбер әйтмәде. Якын да килмәде, 2 метр ераклыктан чәчәген бирде дә китте. Хатын усалмы?» – дип җырчы тамашачысына «воздушный поцелуй» җибәрде.

Автор:
Читайте нас: