“Узган атнада СВОдагы егетләребезгә акчалата ярдәм җыйдык. Егетләребезнең берсе әлеге вакытта яралы, госпитальдә операция көтә, икенчесе учебкада. Без бергәләп уйлаштык та, аларга икесенә дә акчалата гына җибәрергә булдык. Бу эшне өч авылда да башкардык. Яралы авылдашка 60000 сум күчердек (15000 сум имәннәр, 45000 сум нөркәләр өлеше). Усманнар учебкадагы егеткә 35000 сум күчерделәр.
Шулай ук әйберләр җыеп ике посылка салдык — банкада салатлар, токмач, сарымсак, 4.8 килограмм ысланган колбаса эшләтеп алдык 4300 сумга, ысланган кабыргалар өстәп салды үзеннән эшләүче Эльмира Иске Тимкә авылыннан; оекбашлар, носкилар, перчаткалар төяп илтеп бирдек 12 декабрь көнне. Клубта бер маскировкалы челтәр үрделәр кызлар, апалар. Шушы эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Канкоешлар бетеп Алла бирса барлык егетләребез исән - сау кайтсыннар иде. Дөньяда тынычлык урнашсын иде!” — дип язды авылдашлар чатында Нөркә авыл билоәмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин.
“СВОда катнашкан егетләребезгә Усман авылы кызлары 130 йомыркадан токмач, 50 йомыркадан бавырсак, 0,750 гр сыешлы 16 контейнерларга бал, Алия Сафина җылы носкилар, перчаткалар, Әклимә Хәсәнова китергән эчке киемнәр, Ильяс Зәйдуллин белән Флүр Сөләйманов китергән бәрәңгене зур тартмаларга тутырып, Балтачтан төяп китә торган складка илтеп тапшырабыз. Аннан минем сбербанк картасына 44 кеше акча күчерде. Мәчеткә 12 авылдашыбыз китереп бирде. Барысы да егетләребезгә барып житәр ИншәАллаһ, СВОдагы егетләребезгә ярдәм күрсәткән авылдашлар зур рәхмәт” — ди Усман авылы старостасы, имамы Рәзиф Ханов.
Тылның ныклыгы бүген бик кирәк. Тыл көчле булса, дошман тирәнгә үтеп керә алмас. Туган авылларыннан йөрәк, күңел җылысын кушып әзерләнгән сый, кирәк-яраклар райондашларыбызга көч бирсен, куәтләрен арттырсын. Эчәр суларыгыз, җыясы ризыкларыгыз туган җирегездә булсын, уланнар! Сезне җиңү белән исән-сау хәлдә көтә барлык якташларыгыз!