Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2024, 16:04

Кыш көне тән тиресен ничек сакларга?

Кыш көне еш кына бит тиресе корый, кубалаклана, бит алмаларында — кызыл таплар, күз кырыйларында җыерчыклар пәйда була.Иң элек битне артык көчле косметик чаралар ярдәмендә чистартудан тыелып торыгыз. Алар бит тиресен тагын да ныграк киптерергә мөмкин.

Кыш көне тән тиресен ничек сакларга?
Кыш көне тән тиресен ничек сакларга?

Кыш көне еш кына бит тиресе корый, кубалаклана, бит алмаларында — кызыл таплар, күз кырыйларында җыерчыклар пәйда була.
Иң элек битне артык көчле косметик чаралар ярдәмендә чистартудан тыелып торыгыз. Алар бит тиресен тагын да ныграк киптерергә мөмкин. Составында спирт булмаган йомшак, майлы чистарткыч чараларга өстенлек бирегез. Бит тиресе майлы булган кешеләр дә майлы кремнар кулланудан курыкмасын! Кыш көне теләсә кайсы бит тиресе шактый гына майлылыгын югалта. Бу чаралар әнә шул бушлыкны гына тутырырга ярдәм итәчәк. Кыш көне бит тиресен минераль су, сөт ярдәмендә, йә булмаса, алма белән ышкып та чистартырга була.

 

Бит тиресенә, чистарткач, дымландыргыч крем сөртергә онытмагыз. Хәзер сатуда махсус кышкы чор өчен чыгарылган дымландыргыч кремнар да очрый.

 

Кремны ничек сөртү дә мөһим роль уйный. Аны юынганнан соң бераз дымлы бит тиресенә сөртү хәерле. Болай эшләгәндә бит тиресендә өстәмә дымлылык пәйда булачак. Кремны сөрткәндә битегезне җиңелчә генә чәбәкләп тә алыгыз. Бит кремын урамга чыгарга ким дигәндә 40 минут кала сөртергә кирәген күпләр беләдер инде.

 

Кыш көне биткә атнага бер тапкыр булса да дымландыргыч маска ясауны да гадәткә кертегез.

 

Кыш көне урамда бик озак басып торган көннәр дә була. Андый чакта бит тиресе шул дәрәҗәдә җилдә «ашала» ки, хәтта дымландыргыч кремнарның да файдасы тими. Андый чакта яшел чәйгә манылган марляны биткә куйган килеш 15 минут ятып торырга кирәк. Бит тиресе кабаттан үз халәтенә кайтачак. Төнгә каршы крем сөртеп ятарга да онытмагыз. Аның составында ялкынсынуга каршы торучы ромашка, шалфей, меңьяфрак үләннәре, гиалурон кислотасы булса яхшы.

Автор:
Читайте нас: