Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2024, 10:46

Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел тулды

 16 декабрь көнне җырчы Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел тулды

Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел тулды
Эльмира Сөләйманованың вафатына 2 ел тулды

Бу хакта Эльмира Сөләйманованың “ВКонтакте”дагы рәсми төркеме администраторы Алсу Хәсәншина хәбәр итә.

 Күпләрнең яраткан җырчысы инфаркттан үлде.  Аның 16 яшьлек кызы белән 9 яшьлек улы калды.

Кичә әнисе Фирдания апа аның истәлегенә Коръән ашы уздырган. Ашка  Алсу Хәсәншина да булган.

«Йөрәк әрни, сыкрый... Тик кайтарып булмый шул. Фидания апа, Дилюсә (килен), Аллаһының рәхмәте яусын мине чакыруыгызга, якын итүегезгә. Кадерләп яраткан дустымның, Эльмирамның урыны җәннәттә булсын, амин. Рухы шат булсын. Караңгы гүре якты булсын. Амин. Укыткан Коръән ашы кабул булсын. Әнисенә, энесенә, тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына, сабырлык бирсен Раббым», – дип язган Алсу.

Иртәгә догаларыгызда Эльмираны да искә алыгыз. 

Фото: Алсуның шәхси аккаунтыннан

Автор:
Читайте нас: