Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2024, 07:05

Балтачта балалар тикшеренү эшләре алып баралар

Балалар иҗаты үзәгендә яңа юнәлештәге берләшмә эшли. Ул — “Эколята” берләшмәсе. Аны өстәмә белем бирү педагогы Эльза Солтанова алып бара.

Балтачта балалар тикшеренү эшләре алып баралар
Балтачта балалар тикшеренү эшләре алып баралар

Элек кул эшләре белән шөгыльләнсәләр, хәзер проект, тикшеренү эшләре алып баралар. “Һәр баланың уңышы” дип аталган Федераль милли проект чикләрендә берләшмәгә өр-яңа биш микроскоп, бер принтер, өч ноутбук, микроскопларга препаратлар кайтарылган.

Җитмеш бала һәм үсмер (алар нигездә 5—8 сыйныф укучылары) Эльза Әнвәр кызы карамагында төрле тикшеренү, эзләнү эшләре алып баралар.

Башлангыч этапта булса да, үсмерләр җитди эшләргә курыкмый тотыналар. Кем белә, бәлки шушы зур булмаган эзләнүләр өметле киләчәктә кызларны фән биеклекләренә алып менәр?! Аларның мавыктыргыч эзләнүләргә бирелгәнлекләрен күреп үземә шундый нәтиҗә ясадым.

—Җәйге айларда табигатькә сәяхәткә чыгып үзебезнең җирдә үскән үләннәрне җыйдык. Аларның дөрес исемнәрен өйрәнеп, киптереп, гербарийлар эшләдек.  Тикшеренү эшләребезне яклыйбыз. Уңышларыбыз бар, — ди педагог.

Мәсәлән, бишенче сыйныф укучысы Самира Шәрифуллина “Балтач районында үскән шифалы үләннәр һәм алар нигезендә җитештерелгән дару препаратлары” дигән темага тикшерү эше алып барган. “Фәнгә адым” дигән республика бәйгесендә катнашып ул эшен яклаган һәм Нефтекама шәһәрендә үткән бәйгедә өченче урын алып сөендергән.

“Эколята  — молодые защитники природы” дигән Бөтенрусия олимпиадасында да үз сүзләрен әйткән берләшмәгә йөрүче кызлар. Тест сорауларына төгәл һәм дөрес җаваплар биреп Арина Гаспарян — җиңүче, Таисия Фәйзуллина призёр булган.   

Б.В. Всесвятский исемендәге (Халыкара катнашу белән) әйләнә-тирә мохитне яшь тикшерүчеләрнең Бөтенрусия конкурсына Самира Шәрифуллинаның эше тәкъдим ителгән. Онлайн-конкурста катнашкан үсмер кыз — Сертификат, педагогы Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

—Эшләү, аңа тикшеренүләр алып бару өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ике берәмлек санлы микроскобыбыз бар. Хәзер балалар белән яз җитүен көтәбез. Теләгебез — биопрепаратлар кулланып төрле үсентеләр, яшел үләннәр үстерү, — дип алга куйган планнары белән дә уртаклашты Эльза Әнвәр кызы.

Уйлаганнарыгыз тормышка ашсын!

Балтачта балалар тикшеренү эшләре алып баралар
Балтачта балалар тикшеренү эшләре алып баралар
Автор:
Читайте нас: