Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2024, 11:03

Балтачлылар, Яңа ел чыршысын куйдыгызмы әле?

Балтачлылар, Яңа ел чыршысын сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә беләсезме?

Балтачлылар, Яңа ел чыршысын куйдыгызмы әле?
Балтачлылар, Яңа ел чыршысын куйдыгызмы әле?

Иске Балтач. 17 декабрь - "Балтач таннары". Балтачлылар, Яңа ел чыршысын сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә беләсезме?

Урман купшысын  сатып алганда, беренче чиратта,   агачның тышкы  күренешенә   игътибар итәргә  кирәк. Чыршының ылыслары  җиңелсә  майлы, ачык яшел төстә булырга тиеш.  Ылыслары  сыгылмалы булса  — бу югары сыйфатлы агач дигән сүз.  Агачның киселгән урыны  чиста, кырыйлары каралмаган булырга тиеш.  Чыршының сәламәт булуын һәм  кайчан киселгәнлеге шуннан күренә. Сәламәт агачның  кәүсәсе  туры, ярыксыз булырга тиеш. Кайрысында  күгәрек һәм кара таплар булырга тиеш түгел. Ә менә сумала булу, киресенчә, яхшы билге: бу сыйфат агачның   сәламәт булуын  күрсәтә. Сәламәт  агачтан ылыс исе бөркелеп тора. Шулай ук  агачның аскы ботакларына игътибар итәргә кирәк. Алар өскә караган булырга тиеш. Чыршыны декабрь уртасында сатып алу яхшырак. Мондый чакта “Чыршы базары” кебек, махсус сату урыннарына өстенлек бирергә кирәк. Барлык яңа ел, Раштуа чыршылары, хәтта бүлмәдә урнаштырылган  аларның  ботаклары да, фитосанитария куркынычы булган  һәм,  тикшерелеп, сертификацияләнергә тиешле  продукция булып тора. Димәк, алар контрольсез әйләнештә була алмый. Шуңа күрә Раштуа, Яңа ел чыршыларын карантин фитосанитария зоналарыннан чыгару имзаланган электрон документ рәвешендәге карантин сертификаты көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән генә рөхсәт ителгәнлеген сату белән шөгыльләнүчеләргә истә тотарга кирәк.

Аны алу өчен гражданинга, шәхси эшмәкәргә яки юридик затка Россельхознадзор идаресенә  документлар пакетын тапшырырга кирәк.  Ул карантин сертификаты бирү турында гаризаны үз эченә ала. Анда товарны  алучының һәм җибәрүченең исеме,   карантин астындагы йөкнең  күләме, транспорт чарасы турында мәгълүмат, йөкнең карантин фитосанитария таләпләренә туры килү  торышы күрсәтелә. Бирелгән документтларга, сайлап алынган үрнәкләрне тикшергәннән һәм продукциянең фитосанитар торышы ачыкланганнан  соң карантин сертификаты бирелә.   

Фото: сгенерировано роботом.

Автор:
Читайте нас: