Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2024, 09:46

Балтач районында юлдан тыш йөри торган техника хәвефсез файдаланыла

Балтач районы җирлегендә “Юлдан тыш  техника” ункөнлеге чикләрендә узган берлектәге рейд барышында белгечләр  биш берәмлек  техниканың хәвефсез файдалану таләпләренә туры килүен тикшерде

Балтач районында юлдан тыш  йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Балтач районында юлдан тыш йөри торган техника хәвефсез файдаланыла

Иске Балтач. 17 декабрь - "Балтач таннары". Балтач районы җирлегендә “Юлдан тыш  техника” ункөнлеге чикләрендә узган берлектәге рейд барышында белгечләр  биш берәмлек  техниканың хәвефсез файдалану таләпләренә туры килүен тикшерде

 

Башкортстан Республикасы территориясендә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, шул исәптән юлдан тыш мототехниканы, кар чаналарын һәм кар чистарту техникасын эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү буенча  информацион-агарту  ункөнлеге  чикләрендә   Балтач районы җирлегендә  район дәүләт техник күзәтчелеге     секторы,    янгынга каршы хезмәт  инструкторы Ришат  Хиҗапов, ДАИ инспекторлары белән берлектә  күчмә  чара уздырды.

Рейд барышында  үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, аларның мөлкәтенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү куркынычы   булган урыннарда аңлату эшләре дә алып барылды. Рейд узган көнне район җирлегендә көчле буран иде.

Чара барышында Сәйтәк авыл җирлеге территориясендә янгынга каршы хезмәт инструкторы ишат Хиҗапов белән шәхси хуҗалыкларны карап чыктылар.

Техника хуҗалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде һәм үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләгәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.  Берлектәге рейд  барышында  күзәтү астындагы биш берәмлек  техника тикшерелде.

Башкортстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек Инспекциясенең 2024 елның  28 ноябрьдәге ГК10-167 санлы боерыгы нигезендә, 4—17  декабрь көннәрендә республика җирлегендә “Юлдан тыш  техника” ункөнлеге уза.

Айрат Галләмов,

район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы

 

Балтач районында юлдан тыш  йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Балтач районында юлдан тыш  йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Балтач районында юлдан тыш  йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Балтач районында юлдан тыш  йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Балтач районында юлдан тыш  йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Балтач районында юлдан тыш йөри торган техника хәвефсез файдаланыла
Автор:
Читайте нас: