Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2024, 16:45

Телләр буенча комиссия утырышы узды

Бүген район Хакимиятендә “Башкортстан халыклары телләре турында” гы законны гамәлгә ашыру буенча комиссия утырышы узды.

Телләр буенча комиссия утырышы узды
Телләр буенча комиссия утырышы узды

Бүген район Хакимиятендә “Башкортстан халыклары телләре турында” гы законны гамәлгә ашыру буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны ачып, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова көн тәртибенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Урам исемнәрен, күрсәткечләрне  һәм башка күрсәтмә текст мәгълүматларын рәсмиләштерүдә хаталарны ачыклау буенча административ комиссиянең эше турында комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлнара Шәймөхәмәтова (телефон номеры 8(347)53-2-13-88) сөйләп үтте. Ул искәрткәнчә, башкорт телендә визуаль мәгълүмат тексты кагыйдәләр буенча сулдан яки өстән, рус телендә уңнан яки астан урнашырга һәм зурлыгы буенча бертөрле хәрефләр белән башкарылырга тиеш.

Гөлнара Зиннәтнур кызы билгеләвенчә, БР дәүләт телләрен урам һәм объект күрсәткечләрендә кулланганда төп хаталар — башкорт телендә тәрҗемәсе булмау яки дөрес язылмаганлыгы.

“ПрофПеревод” автомат мәгълүмат системасы турында да барды сүз биредә. Аның ярдәмендә физик яисә юридик берәмлекләр, шәхси эшкуарлар сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне башкортча тәрҗемә итә алачак. Мондый тәрҗемәләр юридик көчкә ия булачак һәм башкорт теленнән аккредитацияләнгән экспертларның имзасы белән расланачак. Әлеге вакытта ул тест режимында эшли, 2025нче елның февралендә аны гамәлгә кертү көтелә.

Комиссия әгъзалары үткән елдагы эшкә йомгак ясап, районда яшәүче халыкларның һәм этник төркемнәрнең телләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын билгеләде: төрле милли берләшмәләр эшли, мәдәни чаралар уза, балалар туган телләрен, ата‐бабаларының гореф-гадәтләрен һәм тарихын өйрәнә. Киләсе 2025нче елда бу эш дәвам итәчәк. Урам исемнәрен, күрсәткечләрне  һәм башка күрсәтмә текст мәгълүматларын дөрес һәм тиешле итеп языр өчен урындагы урындагы комиссиягә мөрәҗәгать итү зарур.

Утырыш кысаларында башкорт телләрендә язылган элмә такталарда, юл күрсәткечләрендә, урамнар атамаларында хаталарны төзәтү өчен махсус “Город без ошибок. Башкортостан” чат-боты булдырылуы турында хәбәр ителде. Аның ярдәмендә республиканың теләсә кайсы кешесе үзе күргән язулардагы хаталарны хәбәр итә ала. Мөрәҗәгатьләр “Инцидент-менеджмент” системасы аша эшкәртелә.

Телләр буенча комиссия утырышы узды
Телләр буенча комиссия утырышы узды
Телләр буенча комиссия утырышы узды
Автор:
Читайте нас: