Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2024, 19:48

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды

Шушы көннәрдә Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Идел буе федераль округы олимпиадасы кысаларында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының муниципаль этабы узды.

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды

Шушы көннәрдә Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Идел буе федераль округы олимпиадасы кысаларында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының муниципаль этабы узды. Уенда 8-11нче сыйныф укучыларыннан җыелган 8 команда (һәр командада 6 кеше) катнашты.

Бәйгене оештыручылар гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыруны һәм аларны фәнни – инновацион эшчәнлек формаларына җәлеп итүне төп максат итеп куялар.

Укучылар уен кагыйдәләре буенча тарих, сәнгать, әдәбият, георграфия һәм башка өлкәләрдәге сорауларга җаваплар биреп, үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Уенның шундый мавыктыргыч форматы  эрудицияне үстерергә генә түгел, ә тиз арада карарлар кабул итәргә һәм стратегик фикер йөртергә өйрәнергә дә ярдәм итә. Барлыгы ике тур үткәрелде, һәрберсендә 12шәр сорау. Катнашучыларга дөрес җавапларны белергә генә түгел, ә аларны төркемдә нәтиҗәле фикер алышырга да кирәк иде. Яхшырак нәтиҗәгә ирешү өчен һәркем үз өлешен кертте.

Барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәп,  Тучыбай урта мәктәбенең “Грызущие гранит” командасы җиңүче буларак билгеләнде. “Поколение Некст” (Түбән Иванай урта мәктәбе) – икенче, “Старшая лига” (Сәйтәк урта мәктәбе) өченче урынны яуладылар.

Җиңүче команда район данын "Нәрсә? Кайда? Кайчан?"уенының республика этабында яклаячак.

"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены җиңүчеләре ачыкланды
Автор:
Читайте нас: