Иске Балтач. 16 декабрь -"Балтач таңнары". Балтачлылар белеп калыгыз, боз һавадагы бер градус салкын исәбенә тәүлегенә 2,5 миллиметрга калыная. Ләкин...
Кече һәм тирән булмаган күлләрдә бозның калынаю тизлеге-тәүлегенә һавадагы бер градус салкын исәбенә якынча 2,5 миллиметрга җитә. Ягъни, әгәр уртача тәүлеклек температура - минус дүрт градус булса, тәүлек эчендә боз калынлыгы бер сантиметрга арта дигән сүз. Шуны да истә тотарга кирәк: бу биш сантиметр чамасы калынлыкка кадәр генә туры килә, аннары үсеш акрыная бара. Һава температурасы 10-15 градус чикләрендә булганда, боз тәүлек эчендә 1,5 - 2,5 сантиметрга кадәр калынаерга мөмкин. Ләкин, барыбер, беренче биш сантиметрдан соң боз калынаю темпы төшә.
Иске Балтач үзәк мәйданында яңа ел шәһәрчеге төзү өчен боз кисәкләре китерделәр. Андагы бозз кисәкләре егерме сантиметр чамасы калынлыкта иде. Ләкин барлык сулыкларда да боз ул кадәр калынлыкта дигән сүз түгел. Танып елгасын тулысынча боз тотмады әле.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау комиссиясенең 2024 елның 29 ноябрьдәге утырышының 18 санлы протоколын үтәү йөзеннән, җирлекләрдә хәвефсезлек кагыйләрен үтәүне тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар оештырыла.
Фото: сгенерировано роботом.