Бүген Башкортстанда янгын нәтиҗәсендә 44 яшьлек ир һәлак булган. Фаҗига Учалы районының Учалы авылында булган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.
Янгын турындагы хәбәр 112 системасын эшкәртү үзәгенә иртән килгән.
Утны сүндерүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре җәлеп ителгән. Тикшерү һәм анализлау өчен вакыйга урынына Гадәттән тыш хәл буенча республика дәүләт комитеты инструкторы килгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучы берүзе яшәгән һәм салкыннар башлану белән өйдәге җылыту системасы торбалары туңган, шуңа бәйле рәвештә ул вакытлыча мунчага яшәргә күчкән.
Янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана.