Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Благовещен шәһәре янында, Уфа-Бөре-Яңавыл трассасында, юл-транспорт һәлакәте урынында эшләгәннәр. Анда җиңел автомобиль каршы як полосага чыккан һәм фура белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән җиңел машина трассадан кюветка чыгып очкан.
Коткаручылар махсус инструментлар ярдәмендә һәлак булган 26 яшьлек егетне җиңел автомобильдән чыгаралар. Йөк машинасы да кюветка төшеп киткән. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.