Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2024, 13:59

Сак булыгыз! Бер авылда төлке тешләгән хатын үлгән...

Сезнең авылда төлкеләр йөрмиме?

Сак булыгыз! Бер авылда төлке тешләгән хатын үлгән...
Сак булыгыз! Бер авылда төлке тешләгән хатын үлгән...

Волгоград өлкәсендә теркәлгән бу хәл. Төлке тешләгән хатын үлгән. Бу турыда «Вести» каналына сылтама белән  «Интертат» хәбәр итте, дип яза үзенең сайтында ВТ.

Михайловка авылында яшәүче 44 яшьлек хатынны төлке тешләгән. Аннары ноябрьдә анда котыру чире булуы ачыкланган була. Бу – быел котыру авыруыннан үлемнең беренче очрагы. Табиблар сүзләренчә, әлеге хатын төлке тешләгәннән соң ашыгыч профилактик ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. «Мөрәҗәгать иткәндә, гидрофобия симптоматикасы була, табиблар ярдәм итүгә карамастан, ул вафат булды», – дигәннәр ведомствода.

Быел ел башыннан хайваннар тешләп мөрәҗәгать итүчеләр саны 10,5 мең кеше булган. Бу – күп еллар буена уртача күрсәткечтән 28 процентка артык, диелә хәбәрдә.
Сакланып йөрегез!

Автор:
Читайте нас: