Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2024, 07:15

Бу гөл ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта

Алай гына да түгел, конфликтларны бетерә, дошманнарны да "куркыта" икән.

Бу гөл ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта
Бу гөл ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта

Алоэның тылсымлы сыйфатлары турында белә идегезме?

Элек-электән халкыбыз бу гөлне юкка гына үстермәгән. Йөзьяшәрне үстереп, дөрес кулланып, тормышны күпкә яхшыртып була.

Бу үсемлек яхшы энергетикага ия. Алоэ ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта, конфликтларны бетерә. Гаиләдә җитешлек булсын, ызгыш-талашлар урап узсын, дисәгез, алоэ үстерегез.

Ул дошманнарны да "куркыта" икән. Өегездә бу гөл барлыкка килү белән сезгә уңай мөнәсәбәттә булмаган кешеләр килүдән туктар.

Йөзьяшәр хуҗасына бәхет кенә алып килә. Аны яхшылап тәрбияләргә генә кирәк. Ул өйдәгеләрнең аурасын яхшырта, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу гөлне тәрәзә төбендә тоту дөрес булыр.

Алоэ үсентесе сезнең өйдә тиз үсеп китте икән, димәк, өйдә начар энергетика юк. Йөзьяшәрнең бер яфрагын алып, ишек башына беркетсәгез, ул өйгә негатив кертмәячәк.

Саулык. Татар халык медицинасы

Автор:
Читайте нас: