Шушы чарада илнең төрле почмакларыннан килгән студентлар катнашты. Балтачлыларның монда катнашуы очраклы түгел, чөнки алар студентларның үзидарәсе буенча Бөтенрусия чемпионатында беренче этабында читтән торып катнашкан булганннар.
Безнең районнан Башкорт төньяк көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айгөл Гарипова, студентлар Руслан Умурбаев, Лилия Гыйльметдинова, Арина Нәбиуллиналар катнашты. Райондашларыбыз Казанда 9нчы декабрьдән 12нче декабрьгә кадәр булдылар.
Лидерлык сыйфатларын һәм идарә итү сәләтен ничек булдырырга? Бу мөһим сорауларга җавап эзләделәр. Чемпионатның укыту программасында катнашучылар студентлар советы эшчәнлеген анализларга һәм аның эшен яхшырту юллары турында фикер алышырга мөмкинлек алдылар.
Моннан тыш, чемпионат финалистлары өчен бизнес-уеннар үткәрелде. Катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм хезмәттәшләренең тәҗрибәләрен кулланып, командаларда эшләделәр. Алар бергәләп идеаль студентлар советы төзеделәр.
Урта һөнәри белем бирүдә студентларның үзидарәсе буенча беренче Бөтенроссия чемпионатында катнашучылар Казан предприятияләрендә һәм учреждениеләрендә булдылар. Башкорт төньяк көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Айгөл Гарипова “Даниловская мануфактура" кием җитештерү үзәгендә булды. Руслан Умурбаев _ “Вертолёт” яшьләр үзәгендә , Лилия Гыйльметдинова- 3нче Казан икмәк заводына, ә Арина Нәбиуллина “Татар утары" кунакханә һәм ресторан комплексына сәяхәт кылдылар.
Райондашларыбыз матур тәэссоратлар , аралашу тәҗрибәсе алып кайтты Казаннан. Аларның һәрберсенең күңелендә бу көннәр матур истәлек булып калачагына шик юк.