Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2024, 15:54

“Бүген иң мөһим бурыч – бердәмлегебезне ныгыту!”

Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова белән әңгәмә.

“Бүген иң мөһим бурыч – бердәмлегебезне ныгыту!”
“Бүген иң мөһим бурыч – бердәмлегебезне ныгыту!”
Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның быел 1февральдә кул куйган Указына ярашлы, 13 декабрьдә Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съезды үтәчәк. Чараның үзенчәлекләре, тарихы, максатлары, җәмәгать оешмасының эшчәнлеге белән таныштыру максатында Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) Президиумы рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Эльвира АЕТКУЛОВАга мөрәҗәгать иттек. - "Кызыл таң" гәзите. 

– Эльвира Ринатовна, иң тәүдә әзерлек эшләре турында сөйләсәгез иде. Мәртәбәле җыенга әзерлек кысаларында нинди эшләр башкарылды?
 
– Чараның комплекслы планына ярашлы, быел 18 апрельдән 20 июньгә кадәр Башкортстанда делегатлар сайлау һәм съезд эшендә катнашу өчен рәсми делегацияләр оештыру буенча гомум җыелышлар (корылтайлар) үткәрелде. Башкортстан буенча һәр район-шәһәрдә 4000 кешегә ─ бер делегат, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 2000 кешегә бер делегат исәбеннән квота билгеләнгән. Саннарга килгәндә, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съездына әзерлек барышында республика районнарында һәм шәһәрләрендә Корылтайның 63 гомум җыелышы узды, 318 делегат сайланды. Август-сентябрьдә Русия төбәкләрендә дә җыелышлар үтте, илнең 34 төбәгеннән 171 делегат сайланды. Чит ил делегацияләре исә Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә эшчәнлек алып барган җәмәгать оешмалары активистларыннан тора, 12 илдән 38 милләттәшебезне көтәбез.
 
– Бөтендөнья башкортлары корылтае – Башкортстандагы иң зур җәмәгать оешмаларының берсе, аның башлангычы белән республикада күп проектлар тормышка ашырыла. Алар турында сөйләп үтсәгез иде.
 
– Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумын һәм Башкарма комитетын һөнәри һәм иҗтимагый өлкәләрдә фидакарь хезмәте белән халкыбыз арасында абруй яулаган шәхесләр билгели. Без халык белән очрашуларда, төрле чараларда мотлак теләк-тәкъдимнәрне теркибез, аларны төрле комиссияләр утырышларында карыйбыз һәм, шулардан чыгып, оешманың еллык планын төзибез, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә, шул исәптән республика власть органнарына мөрәҗәгатьләр әзерлибез. Халык мәнфәгатендәге бик күп рухи-мәдәни, иҗтимагый башлангычлар шәхсән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан хуплау һәм яклау таба һәм уңышлы проект булып оеша, халык үсеше өчен башкарылган анык эшкә әверелә. Аларның төп асылы – милләтне алга әйдәү, берләштерү, аның куәтен арттыру. Мәсәлән, республикада Башкорт телен саклау һәм үстерү автономияле коммерциягә карамаган оешма булдырылды, тарихыбызны, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар да бар. Башкортстан Башлыгы грантлары исәбенә проектлар республикада гына түгел, илнең милләттәшләребез күпләп яшәгән башка төбәкләрендә – Чиләбе, Самара, Курган өлкәләрендә, Пермь краенда, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә да тормышка ашырыла.
 
– Бөтендөнья башкортлары корылтаеның соңгы чорда тематик еллар игълан итүе дә мәгълүм.
 
– Әйе, район һәм төбәк корылтайларының эшен системалаштыру максатында Бөтендөнья башкортлары корылтае 2020 елдан бирле тематик еллар игълан итә һәм, аңа ярашлы, төп чаралар сериясе уздырыла.
 
Мәсәлән, 2020 ел Башкорт теле елы булды. Төп нәтиҗәсе ─Бөтендөнья башкортлары корылтае тәкъдиме белән башкорт телен популярлаштыру максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров махсус Указга кул куйды һәм хәзер ел саен 14 декабрьдә, күренекле башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, без Башкорт теле көнен билгелибез. Аннан тыш, ел дәвамында “Башкорт теле елы” онлайн-марафоны барды. Проектта катнашучылар – иҗади коллективлар командасы бу чараны гамәлгә ашыру өчен Интернетны туган телдәге сыйфатлы, кызыклы, фәһемле видео һәм аудиоконтент белән баетты.
 
2021 ел Башкорт тарихы елы дип игълан ителде. Бу көчле, куәтле Башкорт ырулары хәрәкәтенә этәргеч бирде, бүген аның эшчәнлеге ныклы системага салынган. Шул елда гына Башкортстанда, Пермь краенда 22 башкорт ыруы съезды уздырылды. Шул елның октябрендә исә Туймазы районында бөтен башкорт ыруларының йомгаклау съезды (җыены) үтте. Шушы еллар эчендә башкорт ыруларының тәүге тапкыр үз геральдикасы – герблары, гимннары да барлыкка килде, картасы төзелде. Бу чаралар әле дә дәвам итә, ел саен төрле ырулар үз җыеннарын үткәреп килә.
 
Шул ук елда Бөтендөнья башкортлары корылтае Русия Герое М. М. Шәйморатов исемендәге ирекле мобиль отряд белән бергә Башкортостаннан тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучыларының Луганск Халык Республикасына патриотик рейдын оештыру башлангычы белән чыкты һәм әлеге ниятне тормышка ашырды.
 
2022 елны Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы дип игълан иттек. Төп чара – “Иҗади мәйдан” проекты уңышлы тормышка ашырылды, ел дәвамында профессионаллар –─ республиканың билгеле сәнгать, мәдәният (театр әһелләре, режиссерлар, сценаристлар, видеографлар, рәссамнар), мәгариф эшлеклеләре, районнардагы иҗатчылар, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты, осталык дәресләре, очрашулар үткәрде. Саннарга килгәндә, барлыгы җиде зона чарасы уздырылган, аларда меңнән артык кеше катнашкан.
 
2023 ел – Фән һәм мәгариф елы, республикада дүрт зона мәйданчыгында гыйльми берләшмәне җәлеп итеп, “Фәнни мәйдан” проекты гамәлгә ашырылды.
Быел исә без Яшьләр елын билгеләдек. Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырган “Рухи мәйдан” чарасы Бөрҗән, Стәрлетамак, Кыйгы, Әлшәй, Аскын, Шаран, Күгәрчен районнарында үтте, төбәк яшьләре билгеле шәхесләр белән очрашты, эшкуарлык, рухият, мәгариф һәм башка темаларга әңгәмә корды, көчләрен төрле конкурсларда сынап карады, танышты-аралашты. Елга йомгакны 13 ноябрьдә Уфада ясадык, анда зона чараларында җиңү яулаган районнар катнашты.
 
– Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән тормышка ашырылучы, республикада гына түгел, Русиядә дә популярлык яулаган “Аек авыл” бәйгесен, безнеңчә, аерып билгеләп үтәргә кирәк.
 
– 2024 елда Стратегик башлангычлар агентлыгы “Аек авыл” конкурсын “Халыкның көнкүреш сыйфаты” юнәлеше буенча “Яңа заманның көчле идеяләре” исемлегенә кертте. Бәйге республикада 2011 елдан алып үткәрелә. 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән конкурс яңадан тергезелде. Саннарга килгәндә, шушы вакыт эчендә проектта 3000нән артык авыл катнашкан, алар арасында муниципаль этап җиңүчеләре – 261, республика этабы җиңүчеләре – 51. Биш ел эчендә 1200 тематик “түгәрәк өстәл” үткәрелгән, 13000нән артык мәдәни-мәгърифәт, 6000нән артык спорт чарасы оештырылган, 4500дән артык волонтер җәлеп ителгән. Шулай ук, бу чорда 17 – балалар, 18 – спорт мәйданчыгы, тугыз ял паркы төзелгән, тугыз урам, 14 иҗтимагый территория, дүрт авыл мәдәният йорты, алты мемориал яңартылган.
Елдан-ел конкурс популярлаша бара, һәм республика даны Русиянең башка төбәкләренә дә тарала. Башкортстан тәҗрибәсе белән Удмуртия, Татарстан, Якутия республикалары, Саратов, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае да актив кызыксына, охшаш чаралар үткәрә.
 
“Аек авыл” республика конкурсын оештыручылар – “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)” халыкара җәмәгать берләшмәләре берлеге, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, республиканың башка ведомстволары. Чаралар Башкортстанның Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды булышлыгында Башкортстан Башлыгы Гранты исәбенә тормышка ашырыла.
 
Проект, беренче чиратта, республика халкының зур активлык күрсәтүе нәтиҗәсендә уңышлы тормышка ашырыла. Авылларны төзекләндерү исә гаилә мохитен яхшыртуга уңай йогынты ясый, рухи кыйммәтләрне, йолаларыбызны үстерүгә үз өлешен кертә. Ел саен билгеләнгән уникаль тәҗрибәләр, иң яхшы идеяләр башкаларга да алга бару өчен этәргеч бирә. Сәламәт тормыш рәвешен үз иткән, аек тормыш алып барган, төрле үзешчән коллективларда һәм спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнгән кешеләрнең, исерткеч эчемлекләрсез үткән бәйрәмнәр һәм чараларның артуы күзәтелә.
Конкурста катнашучылар яңа форматлар эзли, төрле фәһемле чаралар үткәрә, кайбер районнар төрле кызыклы идеяләрне бергә тормышка ашыра, күрше өлкәләрне дә тәҗрибә уртаклашырга чакыра. Гомумән, Башкортстанның “Аек авыл” конкурсын оештыру, үткәрү тәҗрибәсе – башка төбәкләр өчен кызыклы, уникаль күренеш. Конкурсны оештыручылар буларак, хезмәттәшлек өчен һәрчак ачыкбыз, тәҗрибә уртаклашырга әзербез. “Аек авыл” проектының хәзер җитди норматив базасы, анык нәтиҗәләре бар.
 
– Былтыр бер төркем төрле милләт вәкилләренә үзенчәлекле бүләк –“Мәдәният, гуманитар фәннәр һәм мәгариф өлкәсендә Сосланбек Тавасиев исемендәге җәмәгать бүләге” тапшырылды. Аның максаты нидә?
 
– Билгеле булуынча, 2023 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә, фән һәм мәдәният хезмәткәрләрен дәртләндерү максатында, башка милләтләр вәкилләре тарафыннан республикабызның, башкорт халкының милли, гыйльми, мәдәни мирасын саклауга, ныгытуга, үстерүгә кертелгән җитди өлеше өчен мәдәният, гуманитар фәннәр һәм мәгариф өлкәсендә Сосланбек Тавасиев исемендәге җәмәгать бүләге булдырды.
Аның төп максаты – милләтара теләктәшлекне ныгыту, Русиядә, дөньяда башкорт халкының абруен үстерү, иң яхшы социаль тәҗрибәләргә булышу, аларны тарату, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү. Сосланбек Тавасиев барельефы төшерелгән истәлекле медаль дүрт номинация буенча бирелә, былтыр ул тәүге ун башка милләт вәкиленә тапшырылды. Иң элек бу билгеле фән, мәгариф эшлеклеләренең һәм иҗатчыларның хезмәтен җәмәгатьчелеккә тагын бер тапкыр таныту максатын куя. Без аларның һәркайсына башкорт халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм арытаба да илһамлы иҗади казанышлар телибез.
 
– Алда үтәчәк зур чарага нинди өметләр баглыйсыз?
 
– Бүгенге милли җәмәгать оешмалары алдында, илнең милли төрлелеген саклау буенча системалы эш алып бару белән бергә, гомум гражданлык бердәмлеген ныгыту буенча да мөһим бурычлар тора. Махсус хәрби операция барганда илебезнең һәм илебездә яшәүче халыкларның ныклыгы сынала. Бүген безгә иң мөһиме ─ бердәмлек кирәк. Милләтара низаг тарату, башкорт җәмгыятен таркату омтылышлары да бар. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның миссиясе – илебез куәте, мәнфәгате хакына хезмәт итү, республикада гына түгел, тоташ илдә халыклар бердәмлеген, милләтара татулыкны саклау, барлык башкортларны берләштерү, алар арасында аңлату эшләре алып бару.
 
Кызганычка каршы, быелгы Баймак вакыйгалары да кайсыберәүләрнең манипуляция корбанына әверелүен күрсәтә. Халыкны дөрес булмаган фикергә инандырып, митингта катнашырга чакырганнарның кайберләре бүген чит илдә качып йөри, кемдер бер нәрсә дә эшләмәгән, беркайда да чакырмаган булып кыланырга маташа. Әмма мондый хәлләрне дә анализларга кирәк, чөнки без – тирән тарихлы халык һәм гасырлар дәвамында барлык сынауларны лаеклы үткән милләт. Яңа шартларда Корылтай төрле чакыруларга тиз җавап бирә алсын өчен, бер яктан – безнең күпгасырлык тәҗрибәгә, икенче яктан – хәзерге заман технологияләрен, шул исәптән мәгълүмат сугышлары үзенчәлекләрен белүгә таянып, илебез мәнфәгатьләрендә VI съездда шушындый көнүзәк темалар да тикшереләчәк.
 
VI съездда, шулай ук, телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү мәсьәләләре турында да сүз йөртәчәкбез. Исламга, йолаларыбызга кагылышлы мәсьәләләргә аерым басым ясаячакбыз, чөнки бүген күпләрнең хак юлга аяк басуын күрәбез.
 
Зур җыенда шушы елларда алып барылган эшләр өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерәчәкбез. Рәхмәт сүзләрен, тәү чиратта, бүгенге Президиум һәм Башкарма комитет әгъзаларына юллыйм, чөнки җәмәгать эшендә катнашкан һәр кеше, төп һөнәри эшен башкарудан тыш, үзенең башка сәләтләрен дә күрсәтә, икенчедән, халыкка, туган телебезгә, мәдәниятебезгә карата сөю уята, аның мәнфәгатьләрен яклый. Соңгы биш елда тупланган команда исә һәр яктан актив, рухлы, бердәм булуы белән аерылып тора һәм шуңа анык нәтиҗәләр дә күп.
Автор:
Читайте нас: