Бүген Уфа шәһәрендә "Яшь шәйморатовчы" Мактау билгесе белән бүләкләү тантанасы үтте.
25нче ноябрьдән 5нче декабрьгә кадәр 1нче, 2нче һәм 3нче дәрәҗәдәге “Яшь шайморатовчы” Мактау билгесе белән бүләкләү өчен Русия Герое генерал-майор М.М. Шайморатов исемендәге сыйныф укучыларын сайлап алу конкурсы үткәрелде. Конкурс нигезендә сайлап алуда 98 кандидатның үтенечнамәләре каралган, шулардан 25 укучы конкурс аша уңышлы үткән.
Җиңүчеләр арасында балтачлылар да бар – Штәнде урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Илнара Асрарова (сыйныф җитәкчесе Лилия Асрарова, хәрби җитәкчесе Альфред Фазылов) һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6 “в” сыйныф укучысы Рузана Гәрәева (сыйныф җитәкчесе Эльдар Галимҗанов, хәрби җитәкчесе Наил Хәсәнов) III дәрәҗә “Яшь шәйморатовчы” Мактау билгесе белән бүләкләнделәр.
Илнара белән Рузананы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алар яшь шәйморатовчы исемен намус белән йөртәчәкләренә ышанабыз.
"Яшь шәйморатовчы" булу — бик мактаулы. Аларда зур җаваплылык ята — легендар комдив истәлеген лаеклы саклау, республикабыз һәм илебезнең чын патриотлары булу.