Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2024, 15:27

Урман сатып баерга уйлаганмы?

Бөрҗән районында кишәрлек урманчысы ришвәт алуда гаепләнеп, сак астына алынган.

Урман сатып баерга уйлаганмы?
Урман сатып баерга уйлаганмы?

 Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының беренчел мәгълүматларына караганда, Иске Собханкол авылында яшәүче 56 яшьлек урманчылык хезмәткәре бер эшкуардан законсыз урман кискән өчен 30 мең сум ришвәт алган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, быел март-сентябрь айларында урманчы, вазифаи зат буларак, бер ирнең урлашканын белә торып та, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төземәгән, бу эшкә күз йому өчен аңардан акча сораган.

Җинаятьне республика Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары ачыклаган. Быел март аенда ул делянка тикшереп йөргәндә берникадәр хокук бозуларны ачыкланган, ләкин административ беркетмә төзү урынына ул, башкача килеп "бәйләнмәскә" сүз биреп, эшкуардан 15 мең сум акча сорап алган. 

Ләкин моның белән генә канәгать булып калмаган, сентябрендә ул теге кешедән янә ришвәт таләп иткән. Бу юлы исә бәяне 50 мең сумга кадәр күтәргән. Әмма эшкуар 15 мең сумнан артыгын бирә алмаган.

Шикләнелүчене эш урынында кулга алганнар, әле тикшерү эшләре бара, ди.

Автор:
Читайте нас: