Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2024, 07:15

СВОдагы балтачлыларга күчтәнәчкә ысланган ит продукциясе

Аны Иске Тимкә авылында яшәүче үзмәшгуль Эльмира Шәйлисламова әзерләде.

СВОдагы балтачлыларга күчтәнәчкә ысланган ит продукциясе
СВОдагы балтачлыларга күчтәнәчкә ысланган ит продукциясе

СВО зонасындагы райондашларга чираттагы гуманитар ярдәм җыелачагы турында хәбәр булу белән, мессенджерлардагы СВОдагы якташларның якыннары оештырган чатта Эльмира Әлтәф кызы мөрәҗәгать белән чыкты. Теләүчеләргә үзе җитештергән ысланган ит продукциясе әзерләп бирүгә кагыла иде ул. Теләүчеләр җитештерүче ханым белән бәйләнешкә чыктылар һәм сыйфатлы, тиз бозылмый торган ысланган продукцияне әзерләтеп алдылар.  

“Бөтен район халкы бердәм булып, бүгенге көндә алгы сызыктагы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю бара. Һәр битараф булмаган кеше үзенең өлешен кертергә тырыша. Без дә, уллары сугышта булган әниләр, улларыбызга посылкалар әзерлибез. Яңа ел күчтәнәче булып, Алла боерса, кулларына барып җитәр дип ышанабыз. Безнең посылка җибәрәсене белеп, Тимкә авылыннан Эльмира Әлтәф кызы улларыбызга күчтәнәч итеп, үзе карап үстергән үрдәк, дуңгыз итләреннән ризыклар әзерләп бирде. Без, әниләр, аңа мең-мең рәхмәтле. Үзенең эше тыгыз булуына карамастан, безне якты йөз белән каршы алды. Улларыбызга изге теләкләр теләп, озатып калды. Бер белмәгән, бер күрмәгән егетләргә шундый ярдәм күрсәткән Эльмира Альтафовнага ЗУР-ЗУР рәхмәт әйтәсе килә. Аяк-кулларыгыз сызлау белмәсен. Сез безне шатландырган кебек, Сезне дә якыннарыгыз гел шатландырып торсын. Тизрәк сугышлар бетеп, безнең дә якыннарыбыз исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтсыннар!” — дип теләкләрен уртаклашты В. Х.

 

СВОдагы балтачлыларга күчтәнәчкә ысланган ит продукциясе
СВОдагы балтачлыларга күчтәнәчкә ысланган ит продукциясе
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: