Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2024, 09:44

Мәдәният министры авариягә эләккән

Ул Рязань шәһәреннән командировкадан кайтып килгән булган. Һәлак булучы да бар, ди...

Мордовиянең мәдәният министры Светланг Баулина М-5 юлында авариягә юлыккан. Mash телеграм-каналы хәбәренә караганда, аның хәле – уртача. Йөртүчесе һәлак булган. Түрәнең хезмәт урыныннан бирелгән “Шкода” машинасында командировкадан – Рязань шәһәреннән кайтышы булган. Юлдан барганда, ниндидер сәбәптән машинасы “чыгымчылап”, фурага килеп бәрелгән. Йөртүче шундук җан биргән, министр үзе Саранск хастаханәсенә озатылган.

Юлларда сак булыгыз!

ВТ

 

Автор:
Читайте нас: