“Рәхмәт, катнашучылар, барыгызга да, савапка булсын! Балаларга ярдәме тисен. Ил-көннәребез тизрәк тынычлансын. Ходаем, барчабызны да сугыш, афәтләрдән сакласын!” — дип язды авылдашлар чатында бу изге эшне оештыручы, авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Асия Мостафина.
Авыл халкы солдатларга җылы одеаллар, оекбашлар, җылы киемнәр, окоп шәмнәре, токмач, шикәр, консевылар, бавырсак, бал, сохари һәм башка кирәк-ярак, азык-төлек запасы туплап, капларга салып әзерләде.
—Маскировкалау челтәрләре ир-егетләребезгә дошман утыннан пәрдә булсын! — дигән изге теләкләрен кат-кат кабатлады авылда гомер кичергән аналар, апалар.