Бер хатын ике шешәдәшенә үзенең элекке ирен үтерергә заказ биргән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, үткән елның августында мәҗлес вакытында хатын ике шешәдәшенә үзенең элекке тормыш иптәшенә зарланган, тегесе аңа җәзалау белән янавын да белдергән. Ирләр аның өенә килгән һәм тегене бик каты кыйнаганнар. Алынган җәрәхәтләрдән зыян күрүче үлгән. Моннан тыш, җинаятьчеләрнең берсе Сальевка авылында яшәүчедән акча урлауда гаепләнә. Алар үз гаебен таныганнар.
Салават районара суды Дуваан районы кешеләренә карата хөкем карары чыгарган. Ирләргә катгый режимлы колониядә 7 ел һәм 8 айга ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләнгән. Кызы 14 яшькә җиткәч, хатынга да 4 ел 10 ай гомум режимлы төзәтү колониясендә утырып чыгарга туры киләчәк.