Әлеге вакытта приютта унөч бала һәм үсмер вакытлыча яши. Алар Яңа елдан яңа өметләр, могҗизалар көтә. Кыш бабай һәм Карсылу (Иске Тимкә һәм Түбән Иванай урта мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре Флария Солтанова, Надежда Беляева) кыз һәм малайларны тәбрикләделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр. Аннары мәктәпләрнең директор киңәшчеләре балаларны купшы итеп бизәлгән яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнергә, төрле уеннарга җәлеп иттеләр.
Кыз һәм малайлар бик сөенделәр, кунакларга сәләтләрен күрсәттеләр.
Кыш бабай татлы күчтәнәчләрен өләште, кунаклар үзләре әзерләгән кулекларын тараттылар һәм приютка дүрт “Сәламәтлек” дискы бүләк иттеләр.
Балалар һәм үсмерләр чарадан бик канәгать калдылар.