Халыкара бәйгедә 3 яшьлек сабыйлардан алып студентлар, иҗади коллективлар катнашкан. Аның географиясе елдан-ел киңәя. Русиянең төрле төбәкләреннән тыш, Германия, Швеция, Эстония, Польша, Италия, Казахстан, Белорус, Молдовия, Үзбәкстан, Греция, Египет, Китай, Япониядән илләреннән рәсем сәнгатенә, кул эшләренә оста кешеләр катнашкан.
Конкурска 45 номинациядә 1900 эш жюри хөкеменә чыгарылган. Бәйгедә катнашучылар сурәт төшерү, дизайн, анимация буенча сәләтләрен күрсәткәннәр..
Райондашларыбызның эшләре югары бәһаланган. Алар җиңүчеләр сафында. Укытучылары Ксения Шакирова кызларның тырыш, сәләтле булуына соклануын җиткерде. Миләүшә һәм Лилиана республика картасы контурын чигеп эшләгәннәр.
Катлаулы ысул белән картаны чиккәннәр алар. Котлыйбыз, сезне, кызлар! Ары таба уңышлар көтсен сезне.