Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 10:47

"Закон буенча эш итәчәкбез"

Башкортстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә катгый мөрәҗәгать белән чыкты.

Аның артыннан кемдер күзәтеп йөри икән.

«Соңгы араларда, бигрәк тә Питрәч концертыннан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады. Аңа кадәр дә инде башка төрле машиналарның да торуларын күрдек. Кая гына барсам да, безнең арттан йөрүче машина 159нче регионнан. Машинаның маркасын әлегә әйтмим, номерлары да бар. Без инде аны, әлбәттә, яздырып бардык. Машинаның хуҗасы мин кафега кереп утырсам да, кереп утыра.

Мин үземнең гаиләмне, үземнең сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Чөнки андый хәлләр элек тә булды, тик ул вакытта мин дәшми калдым. Дәшмичә утыру җитәр, дип уйлыйм. Яисә бүгенгесе көннән туктатасыз минем арттан күзәтүне, булмый икән инде, туктатмыйсыз икән, закон буенча эш итәрбез. Без прокуратурага гариза язачакбыз.
 
Кем турында сүз барганын якынча аңлыйсыздыр. Җитте!  Нәрсә эшләсәгез дә, мин иҗатымны дәвам итәчәкмен! Яшәгез, эшләгез, үсегез! Үз кулыгыз астыгызда булган курчакларыгызны миңа һөҗүмгә җибәрергә кирәкми. Җитте! Без – гаиләм дә, мин дә арыдык. Бу хәл 1-2 ел гына бармый, әллә ничә еллар дәвам итә.  Без бала-чага түгел. Сез дә 40 тирәсендә, мин дә 40тан узган. Бәхетле, күңеле чиста кеше мондый әйберне эшләми, шуңа сезгә бәхет телим, үз юлыгыздан йөрегез, әмма миннән башка», - дигән ул.

Кем булыр бу? Әлегә барысы да аңлашылып бетми. Иллә мәгәр Иркәнең ачуын нык чыгарганнар.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.
Автор:
Читайте нас: