Районыбызда кемдер маскировкалау челтәрләре үрә, берәүләр бияләйләр бәйли, икенчеләре киемнәр тегә, ризыклар пешерә. Югары Карыш авылы уңганнары да бик күп итеп кулдан токмач кискәннәр һәм аларны махсус савытларга тутырып, җибәрергә әзерләп куйганнар.
Токмач кисү тәкъдиме белән Югары Карыш авылының мәдәни чаралар оештырычысы Ирина Разетдинова чыга. Аңа актив апалар кушылалар. Гөлшат Тәкыйуллина, Гөлчәчәк Саяпова, Рәүзинә Кыямова, Зәлия Кыямова, Ильмира Разетдинова, Альбина Тәкыйллиналар эшкә бердәм кушылдылар.
Яугирләр ышанычлы тыл, туган өй җылысы һәм якташларының рәхмәт хисләрен тойсын өчен без барысын да эшләячәкбез, – диләр алар.