Уфа-Самара трассасында бер фура авариягә тарыган.
Билгеле булуынча, бүген, 11 декабрьдә, сыра төягән фура, юл буендагы отбойникка бәрелеп, Кандра авылы тирәсендә юл читенә чыгып очкан.
Фурада булган калай банкалардагы күбекле эчемлек бөтен юлга таралган.
Биредә яшәгән халык һәм юлдан узып баручы водительләр сыраны сумкаларга һәм политэтилен пакетларга тутыра. Кайсыбер водительләрнең багажниклары күбекле эчемлек белән тулган.
Вакыйга урынында дәүләт автоинспекторлары эшли. Алар юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар.