Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 14:03

Үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан

Дүрт ел эчендә хатынның банк исәбенә 1,5 миллион сумга якын акча күчкән.

Үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан
Үлгән инвалид баласы өчен акча алып яткан

Бер хатын үлгән кызы өчен түләүләр алып яткан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, Ишембай районара прокуратурасы “түләүләр алганда мошенниклык” мәддәсе буенча 45 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше җуенча гаепләү бәяләмәсен раслаган.

Прокуратур хәбәр итүенчә, 2013нче елдан башлап хатын инвалид дип танылган кызы өчен пенсия һәм аны карау буенча башка социаль түләүләр алучы булган.

2020нче елда баласы үлә.  Әмма әлеге хатын Пенсия һәм социаль страховка фонды бүлегенә бу хакта хәбәр итмәгән һәм акчалар алуны дәвам иткән.

2020нче елның май аеннан алып 2024нче елның мартына кадәр хатынның банк исәбенә 1,5 миллион сумга якын акча күчкән. Бу акчаларны ул үз мәнфәгатьләрендә кулланган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм дәүләткә салынган зыянны каплаган. Җинаять эше арытаба карау өчен Ишембай шәһәр судына юнәлтелгән. 

Автор:
Читайте нас: