Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 14:25

Хуш бул, СВО герое Алексей Анатолиевич!

Балтач районы Мишкә, Югары Иванай авыллары халкы СВО зонасында батыр егетен югалтты...

Хуш бул, СВО герое Алексей Анатолиевич!
Хуш бул, СВО герое Алексей Анатолиевич!

Алексей Анатольевич Янубаев 1985 елның 11нче июлендә Мишкә авылында туа. Авыл баласына хас гади тормыш юлы үтә - мәктәп еллары, армия хезмәтендә була.

Янубаевлар гаиләсе Югары Иванай авылына күченә. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, күп райондашлары белән бергә Алексей Анатолиевич та мобилизацияләнә.

Алгы сызыкта үз-үзен аямый көрәшә. Үрнәкле хезмәте өчен райондашыбыз Русия Федерациясе Оборона министрлыгының “За воинскую доблесть” медале  белән бүләкләнә.

Кызганыч, Янубаевлар гаиләсенә кайгылы хәбәр килде.  Бу хакта мессенджерлардагы авылдашлар чатында Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ольга Гайнитдинова хәбәр итте.

“Хөрмәтле авылдашлар! Янубаев Алексей Анатолиевичның СВО зонасында батырларча һәлак булуы турында сезгә тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте Алексейның үлеме уңаеннан әнисенең, апаларының, абыйсының, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бүген Алексей Анатолиевичны соңгы юлга озату өчен кече ватанына алып кайттылар. Саубуллашырга теләүчеләр Югары Иванай авылы, Речная урамы, 41 адресы буенча килә алалар, кичен “авыр йөк” Мишкә авылына юлланачак.

Алексей Анатолиевич белән хушлашуның матәм митингы иртәгә, 12 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә Мишкә авылында узачак...,” — дип язды Ольга Леонидовна.

*“Балтач таңнары” гәзите редакциясе батырларча башын салган райондашыбызның әнисе, туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: