Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 20:48

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатыннан бүләк!

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов балтачлы Альбина Хәйдәршинага махсус бүләк тапшырды.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатыннан бүләк!
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатыннан бүләк!

Бүгенге Русия Федерациясе Конституциясе һәм башкорт теле көненә багышланган чарада балтачлыларны котларга Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов та килде.

Кашшаф Сәйфит улы тантаналы шартларда республикада беренче булып “Герой-Ана” исеменә лаек булган Альбина Хәйдәршинага “Танып” шифаханәсендә гаилә белән ял итү өчен сертификат бүләк итте.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатыннан бүләк!
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатыннан бүләк!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: