Башколортстан. 11 декабрь - "Балтач таннары". Башкортстанда юл төзелешендә эшләүче бер төркем ир-егетләр чокырга төшкән кабанны коткару процессын видеога төшереп алган.
Видео 11 декабрь иртәсендә WhatasApp мессенджерында пәйда булды. Аңлашылуынча, бу хәл М-12 автотрассасы төзелеше барган бер участокта булган. Кадрларда технологик коега төшкән кабан дуңгызы күренә. Чокырда су да бар.
Эшчеләр кыен хәлдә калган мәхлуны коткарырга ашыга. Хәрәкәтләр эшли алмаган кабан дуңгызын ныклы җеп белән, биленнән эләктереп, бәйлиләр һәм җепне экскаватор “чүмеченә” тагып, мәкхлукны күтәреп алалар.
Тик чокырдан чыгарылгач, кабан дуңгызын арытабан ычкындыру прооблемасы туа. Ул кыргый хайван. Үзе янына кешене якын китерми. Бәйләнгән килеш, йөгереп качарга тырыша. Егетләр ярдәм кылырга омтылып карый. Тик файдасыз. Чөнки дуңгыз дорфалык күрсәтә.
Беркадәр вакыт ыргылганнан соң мәхлук ычкына һәм урманга табан йөгерә.
(Тыелган лексикон булу сәбәпле, видеоның тавышы җуелды).