Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 10:26

Балтачлылар, бозлы суга төшеп китсәгез, нишләргә беләсезме?

Балтачлылар, белеп калыгыз,   бозлы суга төшеп киткән очракта,  ялгыш бер хәрәкәт ясау да  гомер өзелүгә  сәбәп булырга  мөмкин

Балтачлылар, бозлы суга төшеп китсәгез, нишләргә беләсезме?
Балтачлылар, бозлы суга төшеп китсәгез, нишләргә беләсезме?

Иске Балтач. 11 декабря - "Балтач таннары". Балтачлылар, белеп калыгыз,   бозлы суга төшеп киткән очракта,  ялгыш бер хәрәкәт ясау да  гомер өзелүгә  сәбәп булырга  мөмкин.

Әгәр дә  боз астына төшеп китсәгез,  төшенкелеккә  бирелмәгез. Мондый очракта капыл хәрәкәтләр ясарга ярамый.  Сулышны  тотрыкландыру кирәк.  Кулларны як-якка җәеп, боз читенә  тотынып калырга  тырышыгыз. Аннары гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп, боз өстенә чыгарга тырышырга кирәк. Ләкин бөтен гәүдә белән боз читенә ятарга ярамый. Чөнки ул ватылып китеп, кабат суга төшәчәксез.  Боз читенә җайлап кына ятып, башта бер аягыгызны, аннан икенчесен судан чыгарырга тырышыгыз.  Боз ватылмаган очракта,  акрын гына шуышып, килгән ягыгызга табан барыгыз. Анда, мөгаен, боз ныклырак....  

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау  комиссиясенең 2024 елның 29 ноябрьдәге утырышының 18 санлы протоколын үтәү йөзеннән, җирлекләрдә  хәвефсезлек кагыйләрен үтәүне тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар оештырыла.       

 

Фото: сгенерировано роботом.

Автор:
Читайте нас: