Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 15:40

Балтач базарында кош итенең ниндие генә юк!?

Яңа ел алдыннан бу төр продукциягә сорау аеруча арта.

Балтач базарында кош итенең ниндие генә юк!?
Балтач базарында кош итенең ниндие генә юк!?

Бүген Балтач базарында каз түшкәсенең килограммына бәяләр 595 сумнан алып 700 сумга кадәр тибрәлә. Каз маеның килограммы кулланучыга 500 сумнан тәкъдим ителә. Үрдәк, бройлер итенә дә сорау бар. Аларының килограммы 400—450 сумнан йөри.

—Бройлер түшкәсен 1200 сумга сатып алдым. Шундый симез. Бигрәк тәмле булды, — ди авылдан килгән сатып алучы Диния С.

Тавык йомыркасының дистәсенә бәяләр 150 сумга кадәр. Сатуда кош-кортның эч-башлары да бар.

 Яңа елга кадәр запаслар алып куярга онытмагыз!

Фото мессенджерлардагы чатлардан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: