Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2024, 20:35

“Аек авыл-2024” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Башкорт теле көне уңаеннан үткәрелгән чара кысаларында “Аек авыл-2024” республика конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды.

“Аек авыл-2024” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Аек авыл-2024” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Башкорт теле көне уңаеннан үткәрелгән чара кысаларында Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән "Аек авыл-2024" конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды.

Өченче урынга Көнтүгеш авыл биләмәсенең Түбән Иванай авылы чыкты. Икенче урында – Югары Янактай авыл биләмәсенең Түбән Янактай авылы. Беренче урынны Түбән Сикияз авыл биләмәсенең Магашлы-Алмантай авылы яулады.

Биредәге бәйгедә актив катнашкан өчен Богдан, Түбән Карыш, Нөркә, Сәйтәк, Тучыбай һәм Штәнде авыл биләмәләре Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Җиңүче дип танылган Магашлы-Алмантай авылы вәкилләре районыбыз данын бәйгенең республика этабында Уфа шәһәрендә яклаячак. Аларга уңышлар телибез.

“Аек авыл-2024” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Аек авыл-2024” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: