Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 10:15

Нөркә авылы халкы җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә

Бүген алар солдатларга маскировкалау челтәрләре үрә.

Нөркә авылы халкы җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Нөркә авылы халкы җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә

Бүген алар солдатларга маскировкалау челтәрләре үрә.

Бу эшне авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Гөлназ Шайбәкова һәм “Мирас” халык театрының бизәүче рәссамы Ильза Шайбәкова оештыра.

—Материалны район үзәге Иске Балтач авылыннан алып кайтабыз. Авыл мәдәният йортында эш сәгатеннән соң кичләрен җыелышып үрәбез. Быел алтынчы челтәрне үрә башладык, — ди алар.

Оештыручылар белдерүенчә, укытучы-пенсионер Рима Гәрәева, йорт хуҗабикәсе Рина Нәҗметдинова, пенсия яшендәге Рәхилә Шәйхетдинова, Флүзә Әхәтова, авыл биләмәсенең техник хезмәткәре Илсөяр Хәмәтова, Ирина Хәбибрахманова һәм башка бик күпләр изге эшкә теләп кушылганнар.

Узган айларда тыныч тормыш өчен көрәшкән якташларыбыз, ватандашларыбыз хәвефсезлеге өчен һәм көтелгән җиңүне якынайту хакына Эльвира Нигәмәтуллина, Флидә Гыйндуллина, Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигәмәтуллин да  үз өлешләрен кертеп челтәр үрүдә активлык күрсәткәннәр.

 

Нөркә авылы халкы җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Нөркә авылы халкы җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: