Шикәр дөньяда иң зыянлы ризык булып тора, дип белдерә табиб-диетологлар.
Алар фикеренчә, һәр кеше рационнан ясалма алынган фруктоза һәм глюкоза кушылмасын төшереп калдырырга тиеш.
"Җирдә шикәр кебек бер генә ризык та шулкадәр үлем тудырмаган һәм зур күләмдә патология китермәгән", — дип белдерә табиблар. Алар әйтүенчә, кеше организмы күп күләмдәге шикәрне һәм углеводларны күтәрә алмый.
"Моның беркайчан да табигатьтә булганы юк иде, ашказаны асты бизе түзә алмый", - дип ассызыклый белгечләр.
Эндокринологлар шикәр дәрәҗәсен күзәтеп торырга һәм аны алты берәмлектән артык күтәрмәскә киңәш итә.